Репрессияләр: тарихның авыр яралары (12+)

20 гыйнварда өлкән сыйныф яшендәге балалар өчен 15 нче санлы китапханә А.И. Солженицын һәм В.Т. Шаламов иҗаты буенча «Репрессияләр: тарихның авыр яралары» дигән тарихи-әдәби дәрес уздырды. Яшүсмерләр әдәбиятта «лагерь темасы» төшенчәсе белән танышты, аның каян барлыкка килүе, аңа нигез салучы һәм кайсы авторлар иҗатында чагылыш табуы турында белде. А.И. Солженицын һәм В.Т. Шаламовлар иҗатына җентекләбрәк тукталып, укучылар «Один день Ивана Денисовича, «Архипелаг ГУЛАГ», «Колымские рассказы» кебек әсәрләр белән танышты. Әлеге әсәрләрне тикшерү барышында укучылар «ГУЛАГ кеше күңелен нишләтә?», «Кеше бу рәхимсез машинага каршы тора аламы?», «Аерым бер кешенең рухи таркалуы ничек була?» кебек сорауларга җавап табарга тырышты. Дәрес дәвамында «Архипелаг ГУЛАГ»ның өч сюжет сызыгы һәм «Колыма хикәяләре» мотивлары ачыкланды, «Авторлар үз әсәрләрендә укучыларына нәрсә җиткерергә теләгән?» дигән сорауга җавап эзләде. Дәрестә «А.И.Солженицын. На последнем плесе» һәм «Варлам Шаламов. Несколько моих жизней» документаль фильмнарыннан өзекләр күрсәтелде.

Поделиться: